Алексей Песошин: Булачак бәйрәм чараларында куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә кирәк

2022 елның 17 июне, җомга

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин булачак бәйрәм чараларында куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә чакырды. Бүген ул бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, республикада традицион халык бәйрәмнәре дәвам итә. Узган ял көннәрендә барлык районнарда да Сабантуй узды. Бу ял көннәрендә бәйрәм чаралары Казанда узачак. Премьер-министр куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде:  «Массакүләм чаралар уздыру барышында хокук саклау органнарыннан, шул исәптән транспорт маршрутларында бәйрәм мәйданчыкларына юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүне сорыйм».

Киләсе атнада – 22 июньдә – бөтен ил буенча Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар узачак. «Бу көнне без фронтта һәлак булган, әсирлектә һәлак булган, яралардан, ачлыктан һәм мәхрүм ителүләрдән вафат булган солдатларны һәм тыныч гражданнарны, Бөек Җиңү өчен гомерләрен биргәннәрне искә алабыз. Безнең бурыч – халкыбызның бөек батырлыгы һәм сынаулары турында хәтерне киләчәк буыннарга җиткерү», - диде Алексей Песошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International