Рөстәм Миңнеханов Пермь краенда (Барда авылы) эшлекле сәфәрдә

2013 елның 29 июне, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь краенда (Барда авылы) IV Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнаша. Эшлекле сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр Барда авылының Җәмигъ мәчетендә булачак, Барда авылының үзәк мәйданына куелган шагыйрь Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр куячак.

Аннан соң, IV Бөтенроссия авыл Сабан туен ачу тантанасы булачак, Рөстәм Миңнеханов бәйрәм кунакларын һәм анда катнашучыларны сәламләп, чыгыш ясар дип көтелә.

Мәгълүмат өчен:
IV Бөтенроссия авыл Сабан туе быел Пермь краеның Барда авылында була. Сабан туена Россиянең 35 регионыннан киләчәкләр. Бәйрәм гадәттәгечә милли халык уеннары белән узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International