Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: Сабан туе Пермь җирендә югары дәрәҗәдә уздырыла
2013 елның 29 июне, шимбә
IV Бөтенроссия авыл Сабан туе бүген Пермь краеның Барда авылында ачылды. Бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы (ПФО) тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Леонид Гильченко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Пермь крае губернаторы Виктор Басаргин, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Салават Сәгыйтов сәламләделәр.
Сабан туеның иң беренче күренеше булып, татар халкының милли ашы -“кош теле” әзерләү буенча Россия рекордын кую булды. Пермь аш-су осталары бәйрәм өчен махсус рәвештә 202 кг 336 гр баллы ризыклар әзерләгәннәр.
Сабан туенда Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы һәм Пермь краеның иң яхшы артистлары һәм халык ансамбльләре чыгыш ясады. Бу чарада катнашучылар татар һәм башкорт халкының мәдәнияты, халык иҗаты белән таныштылар.
Гадәти татар авылының яшәү рәвеше ТРның Актаныш районы вәкилләре әзерләгән экспозициядә күрсәтелде.
“Бу Россиядә узган иң яхшы Сабан туйларының берсе,- диде Пермь крае губернаторы Виктор Басаргин. Пермь крае – халыклар, мәдәниятләр, телләрнең кисешү-аралашу урыны, без һәрвакыт шулай кешеләрне якынайтырбыз, Сабан туе кебек бәйрәмнәр моңа ярдәм итә,-дип саныйм”.
“ Мин күп Сабан туе бәйрәмнәрен күрдем, ә Пермь җирендәге Сабан туен мин бик югары бәялим,-дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Урыны бик яхшы сайланган, барысы да бик яхшы планлаштырылган. Сезнең губернатор Виктор Басаргинның бу бәйрәмне чын күңелдән әзерләгәне сизелеп тора. Сабан туе милләтенә, яшәү урынына карамастан, бар халыкны берләштерә. Бүген монда 35 регион җыелган, бу аралашу өчен бик зур мөмкинлек, без монда күп мәсьәләләр һәм уртак планнар хакында фикер алыштык.Сабан туе кебек бәйрәмнәр безне якынайта”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.