Татарстан Республикасында 2013 елның 30 июне торышына 21466 күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен алуга гариза язган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте. ТР Хөкүмәт Йортында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Киңәшмә гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук киңәшмә on-line режимда интернет челтәре аша трансляцияләнде (ТР Хөкүмәтенең рәсми порталиндагы сылтамада www.prav.tatarstan.ru).
Азат Хамаев хәбәр иткәнчә, республикада барлыгы 18051 җир кишәрлеге күп балалы гаиләләргә бирелгән, җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы 1978 гектардан артык.
Гомумән җир кишәрлекләрен аларны алуга кертелгәннәр исемлегеннән 84%тан артык күп балалы гаиләләргә бирелде, дип хәбәр итте Азат Хамаев.
Аның сүзләренчә, республикада тәкъдим ителгән кишәрлекләрдән 1165 күп балалы гаилә өч тапкыр баш тартты. Алар исемлектән чыгарылган, әмма кабат ведомствога мөрәҗәгать итә алалар һәм янә җир кишәрлеген алу чиратына янә баса алалар.
Татарстан башкаласы Казанда 2013 елның 30 июне торышына күп балалы гаиләләр 5009 гариза язган, шулардан 4261 гаилә кишәрлек алу исемлегенә кертелгән.
Аерым алганда, Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, Каймары авылы янында 1736 җир кишәрлеге әзерләнгән, шуларның 1122 инде күп балалы гаиләләргә бирелгән.
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры шулай ук 2013 ел февраленнән ТР Президенты кушуы буенча ведомствоара эш төркеме булдырылганы турында хәбәр итте, төркем җир кишәрлекләрен инвентаризацияләү, шул исәптән теркелмәгәннәрне дә исәпкә алу белән шөгыльләнә. Күбесенчә эш Казан тирәсендә алып барыла, шулай ук күршедәге алты муниципаль районда. Бүгенге көндә 108 җир кишәрлеге билгеләнгән, аларның гомуми мәйданы 2 мең гектардан артык, дип хәбәр итте Азат Хамаев.
2013 елның 30 мартындагы киңәшмәдә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсе турында сүз барган иде инде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу мәсьәлә кварталга бер мәртәбә булса да күтәрелергә тиеш.