Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы беренче бизнес-класстагы почта бүлекчәсен ачты

2013 елның 1 июле, дүшәмбе

Казан Универсиадасы символикасы сурәтләнгән почта маркасы һәм конверты бүген рәсми кулланылышка керде. Реконструкциядән соң башкаланың Кремль урамында ишекләрен ачкан 420000 нче номерлы почта бүлекчәсен ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия почтасы” ФДУП генераль директоры Дмитрий Страшнов, ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Универсиаданың махсус штемпелен салып марка белән конвертны символик әйләнешкә кертеп җибәрде.

Әлеге почта бүлекчәсе 1910-1911 елларда төзелгән һәм архитектура һәйкәле булган бинада урнашкан. Аның төп залы 2009 ел азагында ук ябылган иде. Шуннан соң бинансың техник хәле җентекле итеп тикшерелде, ә реконструкция эшләре 2011 елдан бирле алып барылды. Шушы вакыт эчендә биредә клиентлар белән эшләү залының мәйданы киңәйтелгән, бина заманча элемтә каналлары белән тәэмин ителгән, барлык төр түләүләр, почтны кабул итү һәм эшкәртү процессы тулысынча автоматлаштырылган, заманча техника, видеокүзәтү, янгын-сак сигнализациясе системалары белән җиһазландырылган. Биредә бүген “Россия почтасы” системасында күрсәтелә торган хезмәтләрнең барлык спектры күрсәтеләчәк. Шул исәптән почта, финанс хезмәтләре, универсаль хезмәтләр, посылкалар, бандерольләр җибәрү һ.б. Шушында ук Универсиада ярышларына билетлар, ярышлар символикасы белән конвертлар һәм маркалар, сувенирлар да сатыла. Почта бүлекчәсе аена 27 мең клиентка хезмәт күрсәтергә, 8000 берәмлек хат корреспонденциясен, 7000 мең берәмлек заказлы һәм кыйммәтле бандерольләр эшкәртергә ниятли.

Яңартылган әлеге бүлекчә Татарстандагы бизнес-класстагы тәүге почта бүлекчәсе булачак. “Бизнес” форматы дигәндә, беренче чиратта, клиентлар белән эшләү залының бөтенләй яңача оештырылуы күздә тотыла. Ул 7 кабул итү тәрәзәсен берләштергән зонага һәм ирекле сәүдә зонасына бүленә. Шушында ук балалар белән ял итү урыны да каралган. Почта бүлекчәсе иртәнге сигездән кичке унга чаклы төшке ялга тукталмыйча хезмәт күрсәтәчәк. Клиентлар уңайлыгы өчен биредә “Электрон чират” та эшли. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аның тәүге клиенты булды. Ул 1 нче номерлы талон алып ТР элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка әлеге почта бүлекчәсенең ачылуы хакында почта открыткасы юллады.

Татарстан башлыгы ачылыш тантанасында Универсиада алдыннан шушындый бүләк ясаганнары өчен “Россия почтасы”на рәхмәт сүзләре җиткерде. Президент яңартылган почта бүлекчәсенең заманча хезмәтләр күрсәтүдә иң югары дәрәҗәгә чыгасына ышаныч белдерде. Рөстәм Миңнеханов республиканың мөһим партнеры булган “Россия почтасы” белән алга таба да әһәмиятле проектларны тормышка ашыру буенча планнары булуын җиткерде.

“Россия почтасы” ФДУП генераль директоры Дмитрий Страшнов үз чиратында: “Татарстан безнең өчен иң мөһим төбәкләрнең берсе. Биредә талантлы менеджметтан тыш, җитди бизнес нәтиҗәләр дә бар”, -дип ассызыклады.

Республикадагы почта бүлекчәләрен яңарту алга таба да дәвам итәчәк. “Ирешелгәннәр белән генә чикләнеп калмаска уйлыйбыз. Быел Универсиада узганга, “Россия почтасы” төп игътибарны Казанга бирә”, - ди “Россия почтасы” ФДУП филиалы-“Татарстан почтасы” директоры урынбасары Резедә Сабирова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International