Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда алкоголь продукциясен сату күләменең кимүе күзәтелә
2013 елның 2 июле, сишәмбе
Татарстанда легаль алкоголь продукциясен сату күләмнәренең күпкә кимүе күзәтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында, республикада алкоголь базары торышы һәм спиртлы продукциянең легальлеге һәм сыйфаты өстеннән контрольгә багышланган брифингта Этил спирты, алкоголь продукция җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты өстеннән дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР дәүләт инспекциясе башлыгы Игорь Марченко хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, сатылу күләмнәренең кимүе, 2013 нче елның 1 нче гыйнварыннан аракы бәясенең минималь бәясе 125 сумнан 170 сумга кадәр артуы белән бәйле. Әмма бәяләр күтәрелүе хәмер куллану кимүенә китермәгән. Моннан тыш, алкоголь продукциясен берәмләп сату буенча легаль базарның кимүенә, исерткечләрнең законсыз әйләнеше фактлары артуы да йогынты ясаган.
Игорь Марченко билгеләп узганча, узган ел, лицензиясез алкоголь сату фактлары үсеше белән сыйфатлана. Әгәр дә 2011 нче елда мондый 90 очрак теркәлгән булса, 2012 нче елда алар 179 ны тәшкил иткән. Кызганычка каршы, агымдагы елда теркәлгән саннар да борчылырга җирлек тудыра. 2013 нче елның беренче яртыеллыгында 87 лицензиясез эшчәнлек факты ачыкланган (чагыштыру өчен: 2012 нче елның шушы чоры эчендә 60 факт теркәлгән).
"2013 нче елның май-июнь аенда Казакъстан Республикасыннан кертелүче һәм сәүдә һәм җәмәгать туклануы нокталарында лицензиясез сатылучы алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше фактларын кисәтүгә аеруча зур игътибар юнәлтелде. Дәүләт алкоголь инспекциясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә, Сарман, Баулы, Балык Бистәсе районнарында, Казакъстаннан исерткечләр кертүче дүрт автомобильне тоткарлады. Нәтиҗәдә 7,5 мең аракы һәм коньяк шешәсе йолып алынды", – дип сөйләде Игорь Марченко. Гаеплеләргә карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылган. Суд карары буенча, алкогольнең 3 мең данә шешәдән торган бер партиясе юкка чыгарылган.
"Казакъстан продукциясе безгә республиканың көньяк-көнчыгыш районнары (Азнакай, Баулы, Ютазы) аша халык өчен бик кызыктырырлык бәяләрдән кертелә: аракы бәясе 100 сумнан 150 сумга кадәр, коньяк 200 сумнан алып", - ди Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе.
Казакъстан алкоголь продукциясе республика территориясендә законсыз сатылып кына калмый, экспертиза күрсәткәнчә, аның исеме җисеменә бөтенләй туры килми: коньяк исеме астында, буяу матдәләре һәм ароматизаторлар кушылган спиртлы-сулы сыекча тутырылган.
Казакъстсанда җитештерелгән аракыны тикшерү барышында исә, аның ацетон кушылган спиртлы сыекчадан гыйбарәт булуы фаш ителгән. Ацетон кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен бик куркыныч матдә.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз