Роман Шәйхетдинов Зеленодольскта Иван Купала бәйрәмендә катнашты

2022 елның 8 июле, җомга

Бүген Зеленодольскта славян мәдәнияте бәйрәме Иван Купала узды, аның кысаларында кунаклар традицион йолалар буенча тәкыялар ясадылар, шәһәр күле тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар һәм суга тәкыялар салдылар. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов та катнашты.

Рәсми ачылышта Роман Шәйхетдинов бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән котлады. "Халыкларның төрле мәдәният бәйрәмнәрен бүлешә алу сәләте-ул Татарстанның бик зур байлыгы. Бу бәйрәмне республиканың бай мирасына ярдәм итүче һәм биредә яшәүче халыкларның традицияләрен үстерүче Зеленодольскның шәһәр маркасы итеп ясарга телим", - дип билгеләп үтте спикер.

"Иван Купала бәйрәме – мәхәббәт, дуслык һәм толерантлык бәйрәме ул, - дип ассызыклады Татарстанның Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев. – Бүген ике меңгә якын кеше, кулга-кул тотынышып, быел үзенең 90 еллыгын билгеләп үтүче Зеленодольск шәһәренең төп символларының берсе – күл тирәсендә әйлән-бәйлән уйнады. Шул рәвешле без үз көчебезне һәм бердәмлегебезне күрсәттек".

Бәйрәм кысаларында Роман Шәйхетдинов бүләкләү тантанасында катнашты һәм борынгы рус язуы, тимерчелек эше, беләзекләр, тәкыялар үрү һәм курчаклар ясау буенча мастер-класслар булган шәһәрчекне карады.

Иван Купала – халык йоласы бәйрәме Татарстан Республикасында 1996 елдан бирле үткәрелә. Төрле елларда аны уздыру урыны Казан, Түбән Кама һәм Чаллы булды. Быел Зеленодольскта узган бәйрәм чараларында Татарстан, Мәскәү, Белоруссия, Украина, Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасыннан 20 меңнән артык кунак һәм 31 иҗат коллективы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International