Казанда FISU Генераль ассамблея утырышы ачылды

2013 елның 3 июле, чәршәмбе
Бүген Казанда Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) Генераль ассамблеясенең ике көнлек утырышы ачылды, анда Татарстан башкаласының XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарына әзерлеге турындагы мәсьәләләр каралачак.

Утырышның көн тәртибендә, аерым алганда, “Казан-2013” башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леоновның, 5 ел дәвамында Универсиадага әзерлек кысаларында башкарылган эшләр турындагы хисабы, FISU президенты Клод-Луи Гальенның федерациянең соңгы ике елдагы (Генассамблея утырышы 2 елга бер тапкыр уздырыла) эшчәнлеге хакындагы доклады, шулай ук Халыкара федерациянең генераль секретаре Эрик Сайтрондның студентлар спорты үсеше өлкәсендә FISU ның өстенлекләре турындагы доклады бар.

Утырышта катнашучыларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде.
“Бөтендөнья студентлар уеннары кебек киңкүләмле спорт чаралары уздыру, шәһәрләр, төбәкләр, үсеше өчен, шулай ук физик һәм әхлакый яктан сәламәт буын тәрбияләү өчен куәтле стимул. Универсиада чын мәгънәдә гомуммилли проект булды, аны тормышка ашыруга илебезнең гражданлык җәмгыятенең барлык структуралары, дәүләт органнары, югары уку йортлары, җәмәгать, спорт һәм яшьләр оешмалары җәлеп ителде. Универсиадага әзерлек барышында Казан тамырдан үзгәрде, уңайлы, матур һәм заманча шәһәргә әверелде”, - дип белдерде Илдар Халиков.

Премьер-министр фикеренчә, заманча инфраструктура һәм әзерлекле, квалификацияле кадрлар Казанга киләчәктә дә теләсә нинди киңкүләмле чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирәчәк.

Клод-Луи Гальен үз чиратында Татарстан халкына рәхмәт белдерде һәм Казанның Универсиада уздыруга әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International