Татарстанда 3 июльгә күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре барлыгы 3 млрд. 497 млн. сум дәрәҗәсендә үтәлгән инде

2013 елның 5 июле, җомга

Татарстан Республикасында 3 июльгә күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре барлыгы 3 млрд. 497 млн. сум дәрәҗәсендә үтәлгән инде, бу еллык лимитның 74%ын тәшкил итә. Эшләр 2013 ел программасы белән билгеләнгән 823 йортның 821ендә, республиканың 41 муниципаль районында алып барыла.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ минстры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды, чара видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән алып барылды, шулай ук on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (www.prav.tatarstan.ru)

2013 елга гомуми белем мәктәпләренә капиталь ремонт программасы буенча 2013 ел программасына кертелгән барлык 167 гомуми белем мәктәбе тикшерелде, ГИСУга 165 объект буенча бәяләмә тапшырылды. Эшләр 45 муниципаль берәмлектә башланды. Түбәндәгеләр буенча эш алып барыла: түбә ябу – 138 мәктәптә (43ендә эш тәмамланган); тәрәзәләр алмаштыру – 138 мәктәптә (55ендә эш тәмамланган); керү урыннары – 69 мәктәптә (7сендә эш тәмамланган); эчке ишекләр – 87 мәктәптә (15ендә эш тәмамланган); санузеллар – 110 мәктәптә (12ендә эш тәмамланган); эчке челтәрләр – 129 мәктәптә (6сында эш тәмамланган); фасадлар – 39 мәктәптә (6сында эш тәмамланган); стена кырыйлары – 40 мәктәптә (24ендә эш тәмамланган); эчке эшләр (коррекцион мәктәпләрдә каралган) – 5 мәктәптә. Бер генә мәктәптә капиталь ремонт эшләре башланмаган әле.
Тулырак мәгълүматны пресс-релизда карагыз.

Ирек Фәйзуллин киңәшмә барышында хәбәр иткәнчә, республиканың муниципаль районнарыннан Казанга җибәрелгән 1300 кеше «Kazan-Арена» стадионын тәртипкә китерә, иртәгә анда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын ачу тантанасы уздырылачак.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты муниципаль районнар башлыкларына һәм кешеләренә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының төп объекты футбол стадионында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, стадион , беренче чиратта проектлаучылар һәм төзүчеләрнең хезмәт җимеше булуга карамастан, аны төзүгә һәм 2013 елгы Уеннарга әзерләнүгә муниципаль районнар да зур өлеш кертте. “Минемчә, стадион шәһәрнең зур байлыгы булачак”, - диде Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International