Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов спортчы-хоккейчылар Алексей Морозовка һәм Данис Зариповка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнарын тапшырды.
Чара Казан Кремленең каминлы залында узды, анда «Татнефть» ААҖ генераль директоры, «Ак Барс» хоккей клубы президенты Шәфәгат Тәһәветдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм башкалар катнашты.
Спортчыларга Татарстан Республикасының югары бүләкләрен тапшырып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу – бик күркәм вакыйга. Сез Татарстан һәм Россия хоккее өчен күп көч куйдыгыз, спорттагы казанышларыгызга керткән өлешегез гаять югары, диде Татарстан Президенты, хоккейчыларга мөрәҗәгать итеп.
Сез кайда гына булсагыз да, исегезгә төшерәсем килә – Татарстан һәм Казан һәрвакыт туган йортыгыз булачак, диде Рөстәм Миңнеханов, сез – Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен бөек спортчылар.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, физик культураны һәм спортны үстерү өлкәсендәге атаклы казанышлары өчен, югары спорт нәтиҗәләренә ирешкәннәре өчен Алексей Морозовны һәм Данис Зариповны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнары белән бүләкләү турындагы Указга имза салынган.
«Татнефть» ААҖ генераль директоры, «Ак Барс» хоккей клубы президенты Шәфәгат Тәһәветдинов үз чиратында «Ак Барс» хоккейчыларын спорттагы казанышларын югары бәяләгән өчен рәхмәт белдерде. Морозов һәм Зарипов – үз эшенең осталары, диде ул, алар Россия һәм бөтендөнья хоккеена югары бүләкләр алырлык спортчылар булуын исбатладылар.
Рәхмәт, безнең хоккейга, спортка, спортта җитди җиңүләргә керткән өлешебезне югары бәяләвегез өчен, дип белдерде Алексей Морозов. Без спортчылар буларак Казанда үстек, монда алтын медальләребез коллекциясен җыйдык, дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Алексей Морозов, без һәрчак сезнең ярдәмегезне тоеп тордык, диде. хоккейчылар Татарстан Республикасы Президентына хоккей кәшәкәләрен һәм фото бүләк иттеләр.
«Без киләчәктә дә сезнең белән горурланачакбыз, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Минемчә, сезнең фамилияләрне ишеткәч без һәрвакыт бу безнең егетләр диячәкбез!»