Төрекмәнстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылышы белән котлады

2013 елның 5 июле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов телефон аша сөйләштеләр.

Төрекмәнстан Президенты Рөстәм Миңнехановны иртәгә Казанда ачылачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылышы белән котлады. Ул Татарстан Республикасы Президентына халыкара дәрәҗәдәге киңкүләмле чараны уңышлы үткәрүне теләде.

Телефоннан сөйләшү барышында Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан спортчыларына җәйге Универсиада ярышларында уңышлар теләде. 

Рөстәм Миңнеханов белән Гурбангулы Бердымухамедов мондый чаралар халыкларны якынайта һәм Россия белән Төрекмәнстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә дип, уртак ышанычларын белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International