Игорь Шувалов Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казанның үзәге буйлап ике катлы экскурсия автобусында танышу сәфәре кылды

2013 елның 6 июле, шимбә

Бүген  Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты җитәкчесе Игорь Шувалов Казанның үзәге буйлап ике катлы экскурсия автобусында танышу сәфәре кылды. 

Исегезгә төшерәбез, Игорь Шувалов бүген Казанга   2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының ачылу тантанасында катнашырга дип килде. 

Килүгә Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Универсиада 2013 уты эстафетасында катнашты – ул факел тотып Казан Кремле диварларыннан Кремлль урамына хәтле чапты.

Шуннан Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә "Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комлпексыннан ике катлы экскурсия автобусында яңа "Казан" гаилә үзәгенә хәтле танышу сәфәрендә булды.  

Исегезгә төшерәбез, ике катлы экскурсия автобуслары Казан буйлап берничә көн элек йөри башладылар. Higer компаниясенең туристлар өчен автобусларын шәһәр махсус Универсиада 2013 алдыннан сатып алды.  

Туристлар әлеге автобуста Казан үзәге буйлап йөри алалар, шәһәрнең кызыклы урыннарын, тарихи һәм архитектур һәйкәлләрен күрә алалар. Экскурсия автобуслары махсус 8 телле аудиогидлар белән җиһазланган: русча, татарча, инглизчә, французча, испанча, немецча, төрекчә һәм кытайча сөйли торган.  2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы тәмамлангач та мондый төр экскурсияләрне Казан кунаклары өчен саклап калырга планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International