Игорь Шуваловка Казанда Иске татар бистәсен күрсәттеләр

2013 елның 6 июле, шимбә

Бүген Россиия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иске татар бистәсе буйлп җәяүле экскурсиядә булдылар. Экскурсиядә шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова катнаштылар.  

Иске татар бистәсе Казанда иске биналар сакланган урын гына түгел ул, ә аерым бер мохит сакланган урын. Әлеге мохитне комплекслы төзекләндерү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча ике ел элек башланып китте. Дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында инвесторлар тарафыннан мәдәни мирасның 24 объекты төзекләндерелгән. Республика җитәкчелеге һәм муниципалитет үз чиратларында урамнарны төзекләндергәннәр, яктыртуны җиһазландырганнар, инфраструктураны модернизацияләгәннәр. Борынгы таш һәм агач йортларны торгызу өчен Россиянең төрле үзәкләреннән белгечләр чакырылды. Реставрация нәтиҗәләрен бүген экскурсиядә катнашучылар үзләре күрә алды.

Игорь Шувалов Иске татар бистәсендә Каюм Насыйри урамының башыннан алып ахырына кадәр йөреп чыкты. Беренче вице-премьер Апанай мәчетенең тыйнак һәм шул ук вакытта нәзакәтле архитектурасына игътибар итте, Күнче урамының матурлыгын һәм җайлылыгын, Апанай йортының зурлыгын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов урамда Мәскәүдән килгән туристлар төркемен очраттылар һәм алардан яңарган Казан турында фикерләрен сораштылар.

Беренче вице-премьерны яңа гына төзелгән йортлар күңелсезләндерде, алар архитектуралары белән дә, биеклекләре белән дә тарихи мохиттән аерылып торалар. "Кем бу йортларны төзергә рөхсәт бирде? Бу биек биналар бөтен матурлыкны бозган", - дип әйтте Игорь Шувалов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, күпчелек яңа биналар 1990нчы елларда төзелгән, ул вакытта үзәктәге биналарның проектлары контрольдә тотылуы начар булган. "Хәзер без тарихи үзәктә игътибар белән биеклекләре дә, тышкы кыяфәтләре артыннан да карап торабыз", - дип сйләп бирде ТР Президенты.

Игорь Шувалов Иске татар бистәсендәге агач йорталрның реставрацияләү сыйфаты дәрәҗәсен югары бәяләде. Экскурсия ахырында беренче вице-премьер төзекләндерелгән тарихи кварталга кереп чыкты. Эчке якта кунакларны татар биюләре белән каршы алдылар, антиквариат, сөт сату кибетләрен күрсәттеләр һәм башка дөрес итеп реставрацияләнгән сәүдәгәрләр йортларын күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International