Татарстан Президенты Бөтендөнья бадминтон федерациясе башлыгы белән очрашты

2013 елның 7 июле, якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Пол-Эрик Хейер һәм Россия бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай белән очрашты.

ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы бадминтон федерациясенең күзәтү советы рәисе, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов катнаштылар.

Пол-Эрик Хейер һәм Сергей Шахрай Казанга Бөтендөнья җәйге Универсиадасы кысаларында килгәннәр.  Студентлар Уеннарында бадминтон буенча ярышлар 11 июльгә хәтле дәвам итәчәкләр. 

Бүгенге очрашу барышында Россия һәм Татарстанда бадминтон торышын һәм әлеге спорт төренең үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Шула исәптән, сөйләшенгән проектлар арасында Казанда Бадминтон үзәген төзү мәсьәләсе дә булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International