Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия гольфы ассоциациясе башлыгы Андрей Вдовин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Казанда Андрей Вдовинны сәламләде һәм Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы ярышларын карарга чакырды. Яклар шулай ук Татарстан Республикасында гольф үсеше перспективалары һәм Татарстан спортчыларын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.