Бүген Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының Оештыру комитеты исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко, FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Гальен катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә барлык кунакларны да Универсиада ачылу белән котлады – Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Уеннарны ачу тантанасы кичә югары дәрәҗәдә узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзер оештыручылар алдында ярышларны уздырганда шул ук дәрәҗәне саклап калу бурычы тора.
Кунакларга сәламләү сүзе белән шулай ук Виталий Мутко һәм Клод-Луи Гальен да мөрәҗәгать иттеләр. Мәҗлес кунаклары өчен Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең күренекле артистлары һәм коллективлары чыгыш ясадылар.