Юл хәрәкәтенә идарә итүнең адаптив системасын үстерү проекты кысаларында Татарстан Республикасы белән Swarco AG компаниясе арасындагы хезмәттәшлек дәвам итәчәк.
Бүген бу турыда сүз Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Swarco AG компаниясе вәкилләре – Swarco AG президенты, идарә рәисе Манфред Сваровски, Swarco AG идарәсе әгъзасы һәм вице-президенты Александер Сваровски белән очрашуында барды. Очрашуда Европа Советының Җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессы рәисе, Тироль Федераль җире Парламенты президенты Хервиг ван Стаа да катнашты.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы Казанда юл хәрәкәтенә идарә итүнең адаптив системасын гамәлгә кертү шәһәрдәге юл вәзгыятен шактый яхшыртачак. Без бу юнәлештә хезмәттәшлекне киләчәктә дә дәвам итәчәк, диде ул.
Моннан тыш, очрашу барышында пыяла савыт-саба җитештерү (Васильево пыяла заводы белән хезмәттәшлектә, потенциаль хезмәттәшлек турындагы килешүгә 2011 елның декабрендә имза салынган иде), яктылыкны кире кайтара торган пыяла микрошариклар һәм юл тамгалары өчен буяу җитештерү кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек мөмкинлеге мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Исегезгә төшерәбез, Swarco (Австрия) компаниясенең “Omnia” платформасы нигезендә юл хәрәкәтенә идарә итүнең яңа адаптив системасы Казанда 2011 елдан бирле транспорт системасына идарә өчен кертелә. Бүгенгә юл хәрәкәтенә идарә итүнең адаптив системасына 98 светофор тоташтырылган (шулардан 57се система кысаларында эшли инде), 11 эре юл чишелешенең 7 сендә трафикны тикшереп тору гамәлгә ашырыла. Юл хәрәкәтенә идарә итүнең адаптив системасы шәһәр урамнарының һәм юлларының үткәрүчәнлеген арттырырга, җәмәгать транспорты яисә махсус транспорт узып китү өстенлеген тәэмин итәргә, юллардагы мәҗбүри туктап торуларны киметергә, атмосферага зарарлы газлар чыгаруны киметергә ярдәм итәчәк.
Swarco җитәкчелеге вәкилләре хәбәр иткәнчә, Казанда адаптив система тулысынча интеграцияләнгән һәм киләчәк үсешенә әзер. Аларның сүзләренчә, система киләчәктә – Казанда 2018 елда Бөтендөнья футбол чемпионатын уздыру көннәрендә тагын да актуаль булачак. Адаптив система Казанны гына түгел, Россиянең Бөтендөнья футбол чемпионатын уздыручы бүтән шәһәрләрен дә тәэмин итәргә әзер. Юл хәрәкәтенә идарә итүнең адаптив системасы тарафыннан хезмәт күрсәтү Казаннан ук гамәлгә ашырылырга мөмкин («болытсыман идарә» концепциясе).
Swarco җитәкчелеге вәкилләре сүзләренчә, юл хәрәкәтенә идарә итүнең адаптив системасы шәһәрне “акыллы” яктырту, “акыллы” парковка, навигация җайланмалары һәм башка юнәлешләрдә кулланылырга мөмкин.
Иртәгә Swarco белгечләре Татарстанга визитлары кысаларында Васильево пыяла заводына, Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-паркта булачаклар.