Минтимер Шәймиев «Fair Play» Халыкара комитеты медале белән бүләкләнде

2013 елның 10 июле, чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика Фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев “Fair Play” (“Фэйр плей”- “гадел уен”) Халыкара комитеты Президенты Ено Камути белән очрашты.

Ено Камути 2000 нче елдан “Fair Play” президенты, ул – Венгриянең танылган фехтование остасы-рапиристы, белеме буенча табиб-хирург, кардиолог,хәзергә кадәр Венгриянең зур клиникасында эшли. 2005 елдан хәзергә кадәр Венгрия Олимпия комитеты генераль секретаре.

Очрашу башында Ено Камути Минтимер Шәймиевкә “Fair Play” Халыкара комитеты исеменнән, спорт хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары һәм сәясәттә гадел уен өчен, медаль тапшырды. “Бу медаль – беренче Олимпия медаленең нөсхәсе һәм Сез үзегезне чын Олимпия чемпионы итеп хис итә аласыз”, - дип белдерде ул.

Минтимер Шәймиев югары бүләк өчен кунаккка рәхмәт белдерде һәм “Fair Play” хәрәкәте миссиясенең әһәмиятен ассызыклады: “Оешманың исеме дә уңышлы, ул барлык заманнарда да актуаль. Кешенең асылы шундый – бөтенесе дә җиңәргә тели, ләкин моны һәрвакыт намус белән эшләргә кирәк”.

Ено Камути XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты, Россия һәм Татарстан җитәкчелегенә спорт бәйрәме өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең, Казанны җәйге Универсиада уздыруга кандидатура сыйфатында тәкъдим итәргә карар кабул итүегез, кыю адым булды. Бу – зур җаваплылык һәм күп акча, көч таләп итә торган вакыйга”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев һәм Ено Камути шулай ук фехтованиенең дөньякүләм үсеше, Казанда Универсиада кысаларында уза торган фехтование буенча ярышлар турында фикер алыштылар.

Ено Камути Минтимер Шәймиевкә, аның тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча эшчәнлеге турында күп ишеткәнлеген хәбәр итте. “Сез республика Президенты булганда, киләчәк буын өчен эшләдегез һәм хәзер дә әлеге эшне дәвам итәсез. Минем ышануымча,бу эш сезгә канәгатьләнү китерәдер”, - диде ул. “Мин һәркайда ачыктан-ачык әйтәм: мин моның белән ихлас күңелдән шөгыльләнәм”, - дип җавап бирде Минтимер Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе кунакны Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу буенча эшләрнең барышы белән кыскача таныштырды.



Белешмә өчен. “Fair Play” Халыкара комитеты – хөкүмәтнеке булмаган оешма, 1963 елда булдырыла. Комитетны нигезләүчеләр арасында – Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча БМО оешмасы (ЮНЕСКО), Бөтендөнья физик тәрбия спорт фәне советы (СИЕПСС), Халыкара спорт матбугаты ассоциациясе (АИПС) һәм XX йөз уртасы атаклы француз теннисисты Жан Боротра бар.
Комитет составына 130 коллектив һәм аерым әгъзалар керә.
Комитет эшчәнлегенең төп юнәлешләре: спортта гадел уен принципларын пропагандалау һәм бүләкләр бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International