ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда еллык планның 90%нан артыграк торак төзелгән

2022 елның 10 сентябре, шимбә

Татарстанда 2,5 млн. квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 91%ы дигән сүз. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча киңәшмәдә катнашты.

Индивидуаль төзелештә планның иң зур күләме әзер – 12 мең 959 йорт яки 104%ы. Коммерциячел төзелештә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 70% дип бәяләнә: 148 күп фатирлы йортның гомуми мәйданы 644 мең квадрат метр булган 88 объекты агымдагы датага тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча еллык күләмнең 70%ы тапшырылган – 23 социаль ипотека йорты сафка бастырылган, 33 йорт төзелеп килә.

Илкүләм проектларга һәм дәүләт программаларына кертелгән 5 мәгариф учреждениесе төзелеше буенча 3 объект эшләнә әле. Мәсәлән, Тукай районы Шилнәбаш авылында 100 урынлык мәктәп: төзү-монтаж эшләрен башкару агымдагы ел лимитлары буенча 83%ка җиткән. Мамадыш шәһәрендә 240/120 урынлы балалар бакчасы белән берләштерелгән мәктәп проекты буенча үтәлеш 50% тәшкил итә. Казанда балалар бакчасы төзелеше буенча эшләр 47%ка үтәлгән.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә объектларның күбесе беренчел звенода төзелә. 52 ФАП төзелешендә төзү-монтаж эшләрен башкару 98% тәшкил итә. 15 объект эшләнә әле. Тагын 7 объект буенча эшләр 57% дип бәяләнә.

Стационар медицина учреждениеләренең ике бинасыннан бу атнада Чистай шәһәрендә кабул итү-диагностика бүлеге тапшырылган. Казанда Республика клиник хастаханәсе бинасына янкорма соңгы этапта, аның буенча эш күләме 96%ка җиткән.

Быелгы барлык 8 мәдәният объекты федераль программаларга керә. «Мәдәният» илкүләм проектына кертелгән 7 объектның 5се эшләнә. Төзү-монтаж эшләре 48%ка үтәлгән. Бу атнада Баулы районында мәдәният йорты төзелеп беткән. Узган атнада Чаллыда «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы буенча «Мастеровые» драма театры тапшырылган.

Әйләнә-тирәне саклауга һәм экологиягә йогынтыны киметүгә 4 федераль чара керә. Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләр 50%ка үтәлгән. Ләм кырларын рекультивацияләүдә төзү-монтаж эшләре 14%ка башкарылган. Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү 49,5%ка үтәлгән. Кама тамагында Куйбышев сусаклагычын ныгытуда ябык эшләр күләме 14% дип бәяләнә.

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү чаралары федераль һәм республика программаларының бер өлеше булып тора. 2022 елда республикада барлыгы 65 территория төзекләндерелә, шулардан бүгенге көндә 9 объект тәмамланган. Тулаем алганда, эшләрнең үтәлеше 76% тәшкил итә. Бу атнада Әлмәт, Минзәлә, Баулы районнарында һәм Казанда 2 объектта эшләр тәмамланган.

Спорт тармагы буенча 6 ябык футбол манежының 4се эшләнә әле. Бу атнада подрядчылар Мамадыш шәһәрендәге объектны тапшырганнар. Программа буенча төзү-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 80% тәшкил итә.

Моннан тыш, республика программаларында 6 балаларны савыктыру лагере төзү каралган. Агымдагы датага программа 66%ка үтәлгән. Эштә 5 объект кала. «Югары Ослан» эчке эшләр министрлыгының административ бинасы 24%ка әзер. Башкарма комитетларның 9 бинасы буенча әзерлек 89% тәшкил итә. Югары Ослан, Алексеевск һәм Түбән Кама районнарында 3 лагерь тапшырылган. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 13 пункты төзелеше 93%ка үтәлгән.

Шулай ук Алексей Фролов төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәү турында да хәбәр итте. Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 1385 тикшерү үткәргән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәйданнарга 1029 тапкыр чыккан. Чаралар йомгаклары буенча ведомство 975 мең сумлык 49 карар чыгарган.

9 ай дәвамында Баш инвестиция-төзелеш идарәсе 500дән артык тикшерү үткәргән. Хокук бозуларны бетерү югары дәрәҗәдә: ачыкланган 774 очракның 742се хезмәтне саклау буенча законнарны үтәмәү очраклары бетерелгән.

Рөстәм Миңнеханов төзелеш-монтаж эшләрен вакытында тәмамлауны һәм кирәкле документларны әзерләүне тәэмин итәргә кушты. Шулай ук ТР Президенты ТР Транспорт министрлыгына юл эшләренең барлык планлы күләмнәрен үтәүне һәм кабул итүне тикшереп торырга кушты. Әйтик, агымдагы елда юл эшләре программасы 60 млрд. сумнан артык тәшкил итә, шуның 28 млрд. сумы – федераль, 32,4 млрд. сумы – республика акчасы. «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 9,78 млрд. сумлык эшләр каралган. Бүгенге көндә илкүләм проект буенча башкарылган эшләр 95%ка җитә.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International