Илдар Халиков Финляндиянең Россиядәге илчесе белән очрашты

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт рәисе Илдар Халиков Казанда Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш хәлләр һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ханну Химанен белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

Ханну Химаненны сәламләп, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика халкының Финляндиягә аерым мөнәсәбәттә булуын, моңа шул исәптән бу ил вәкилләренең “Ак Барс” хоккей клубы составында уңышлы чыгыш ясаулары да сәбәпче, дип белдерде.

Илдар Халиков илчегә Казанда барган Универсиада, ярышларда күп илләрдән, шул исәптән Финляндиядән дә спортчылар катнашуы турында сөйләде.

Очрашу барышында анда катнашучылар Татарстан һәм Финляндия арасындагы эшлекле, мәдәни, туристлык һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International