Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов билбауларда көрәш буенча Россия командасын 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасындагы гаять уңышлы чыгышлары белән котлады. Россия спортчылары бу көрәштә барлык алтын медальләрне яуладылар. Җиде чемпионның бишесе - Нәфис Миңнебаев, Илдар Гыйниятуллин, Илнар Галиев, Илнур Мортазин һәм Ренат Әхмәтшин – республикабыз вәкилләре.
Татарстан Президенты чемпионарны һәм аларның тренерларын күренекле җиңүләре һәм югары профессионализмнары өчен рәхмәт белдерде. “Сез Россия командасы өчен бик оста итеп алтын медальләр яуладыгыз, мондый мәртәбәле ярышта көрәш буенча Татарстан мәктәбенең абруен һәм тренерлар эшенең олы дәрәҗәсен расладыгыз. Бу казаныш – киләчәккә зур өметләр тудыра һәм яңа Россия спорт төренә лаеклы өлеш”, - диелә котлау телеграммасында.
Исегезгә төшерәбез, көрәш буенча ярышлар беренче мәртәбә 2013 елгы Җәйге универсиада программага кертелде. Билбауларда көрәш буенча халыкара ассоциация һәм Бөтенроссия федерациясе эшләп килә. Көрәш – татарлар өчен милли спорт төре һәм ул халык бәйрәме Сабантуйда төп ярыш.