Рөстәм Миңнеханов Казандагы Универсиаданың чираттагы җиңүчеләрен котлады

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадада җиңүчеләргә – Россия командасы өчен чираттагы медальләр яулаган спортчыларга котлау телеграммалары юллады.

3000 метрга каршылыклар аша йөгерүдә чемпион исемен яулаган Юлия Зарипованы Рөстәм Миңнеханов Универсиаданың яңа рекорды белән котлады: “Бу лаеклы уңыш - сезнең югары профессиональ эшчәнлегегезнең уңышлы нәтиҗәсе, спортчының һәм тренерларның таланты һәм осталыгына тагын бер дәлил”.

Йөзү дисциплинасын яратучы тамашачылар һәм шәхсән үз исеменнән республика Президенты 400 метрга комплекслы йөзүдә Универсиада чемпионы исемен яулаган Яна Мартыновага: “Бу җиңү туган Казаныгызда, якташлары өчен җан аткан тамашачылар күз алдында яуланганга, бигрәк тә кыйммәтле".

Диск ыргытуда чемпион булган Татарстан вәкиле Вера Ганиевага Рөстәм Миңнеханов яңа җиңүләр тели һәм XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында искиткеч чыгышы өчен рәхмәт белдерә.

Татарстан Президенты шулай ук Универсиада чемпионы боксчы Магомед Омаровны котлады. Дагыстан вәкиле булса да, безнең тамашачылар аны үзенеке дип саный. Магомед Казан ЭЭМ университетында белем алган. “Яхшы бокс, гадел көрәш азарты һәм матур җиңү өчен рәхмәт”, - дип әйтелә котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International