Рөстәм Миңнеханов Казанда Универсиаданың кайбер ярышларын карады

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Бөтендөнья җәйге универсиадасының Казанда узучы кайбер ярышларын карады. Ул көрәшчеләр ярышларында, пляж волейболы матчында һәм бадминтон финалында булды.

"Ак Барс" көрәш сараенда Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили белән бергә, квалификация стадиясендә ирекле көрәш буенча ярышларны күзәтте. Шулай ук мөхтәрәм ложада Россиянең атаклы көрәшчесе Федор Емельяненко да бар иде.

Пляж волейболы буенча ярышларда Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Оман ир-егетләр командалары арасындагы матчта булды. Уен Россия дуэты Сергей Прокопьев һәм Юрий Богатовның ике партиядәге җиңүе белән тәмамланды.

Шунда ук Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән Универсиададагы спорт вакыйгаларының телевизион трансляцияләре сыйфаты турындагы фикерләре белән уртаклашты.

"Мин Универсиада ярышларының трансляциясен телевизордан гына карап калмыйча, башкалардан да сорап чыгам, карыйлар микән дип. Бик күп кеше карый – мин сөйләшкәннәрнең бөтенесе диярлек карый, - һәм югары бәялиләр, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Мин дә карыйм. Менә чагыштырып карыйсым килде: телевизордан ничек икән дә, монда ничек икән. Анда да, монда да әйбәт".

Теннис академиясендә Рөстәм Миңнеханов, Россия Спорт министры Виталий Мутко һәм FISU президенты Клод-Луи Гальен белән бергә, Кытай һәм Көньяк Корея вәкилләренең хатын-кыз парлы разрядында финал матчын карады. Бу озакка сузылган өч өлештән торган каршылыкта кореялеләр җиңүгә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International