Татарстан Республикасы белән “ИТАР-ТАСС” арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзелде

2013 елның 12 июле, җомга

Татарстан Республикасы белән “ИТАР-ТАСС” мәгълүмат агентлыгы арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүгә бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында төзелде. Документка Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм “ИТАР-ТАСС” генераль директорының беренче урынбасары Михаил Гусман имза салды.

Әлеге Килешүнең төп максаты – якларның күпкырлы һәм нәтиҗәле мәгълүмати хезмәттәшлеген оештыру, Татарстан Республикасының уңай репутациясен ныгыту буенча уртак бурычларны гамәлгә ашыру,Татарстан Республикасы үсешенең уңай процессларын һәм планнарын, төрле өлкәләрдәге, шул исәптән социаль-икътисадый, мәдәни, фәнни, мәгариф, спорт һәм башка өлкәләрдәге вакыйгаларны киң яктырту.

Моннан тыш, “ИТАР-ТАСС”ның, Россия һәм Азия, Европа һәм БДБ илләреннән мәгълүмат агентлыкларының һәм матбугат басмаларының Россия һәм чит илләр журналистларының регионга матбугат турларын оештыруның төрле мөмкинлекләрен файдаланып, Татарстан Республикасының чит илләр һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары белән турыдан-туры багланышлар урнаштыруга ярдәм күрсәтүе күз алдында тотыла.

Белешмә өчен:
“ИТАР-ТАСС” ның бүгенгә Россиядә һәм БДБ илләрендә 74 офисы, шулай ук бөтен дөнья буйлап 65 бюросы эшләп килә. Агентлыкның Интернет-порталына 15 мөстәкыйль мәгълүмат һәм белешмә ресурслары керә, көнлек аудитория – 200 меңгә якын файдаланучы. Яңалыклар алты телдә– рус, инглиз, француз, немец, испан һәм гарәп телләрендә чыга.
Татарстан Республикасы белән “ИТАР-ТАСС” 2007 елдан бирле актив хезмәттәшлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International