Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Эколаб” компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Ecolab Inc компаниясенең региональ элемтәләр бүлекчәсе президенты Кристоф Бек, Россия һәм БДБ буенча вице-президенты һәм генераль директоры Вацлав Харант һәм башкалар катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы кысаларында ярышлар барышы турында кыскача гына мәгълүмат бирде. Ул шулай ук “Эколаб” компаниясенә Казан шәһәрендәге 2013 елгы универсиаданы уздыруга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Сез Универсиадада турыдан-туры катнашасыз, диде ул, һәм “Эколаб” Студентларның җәйге бөтендөнья уеннарының партнеры булып тора, барлык спорт объектларын, Халыкара мәгълүмат үзәген, Универсиада авылын чистарту әйберләре, клининг җайланмалар, шулай ук дезинфекция һәм кул гигиенасы чаралары белән тәэмин итә дип билгеләп үтте.
Киләчәктә без “Эколаб” компаниясе белән үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яңа өлкәләр билгеләргә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. Киләчәк хезмәттәшлек өчен төп юнәлешләр арасында ул нефть бирүчәнлекне арттыруны, энергетика өлкәсендә компаниянең программ продуктларын куллануны, җитештерү иминлеге һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен һәм башкаларны атады.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәзерге визит кысаларында “Эколаб” компаниясе вәкилләре киләчәк хезмәттәшлеккә карата кайбер килешүләргә килергә мөмкин.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Багманов хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта «Эколаб» компаниясе «Казаноргсинтез», «Нижнекамскнефтехим» предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин «Эколаб» белән нефть бирүчәнлек мәсьәләләрендә, висбрекинг, гомумән нефть эшкәртү мәсьәләләрендә багланышлар кызыклы дип әйтте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эколаб» җитәкчелегенә презентация әзерләргә һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының берәр утырышында чыгыш ясарга тәкъдим итте.
Үз чиратында, Ecolab Inc компаниясенең региональ элемтәләр бүлекчәсе президенты Кристоф Бек бүген компания җитәкчелеге Казанны Россиядә берничә юнәлешне үстерүнең мәйданчыгы дип күргәнен әйтте, шул исәптән фәнни-тикшеренү юнәлешендәге эшләрне дә. Без биредә безнең иң яхшы белгечләребез, лабораторияләребез булуын телибез, дип әйтте ул, бу безнеэ уртак эшнең башы гына, без сезнең университет белән дә эшләргә телибез, энергетика өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә телибез.