Бөтендөнья икътисади форумы Президенты (БИФ) Клаус Шваб Татарстан Республикасының инновацион үсешенә бәя бирде

2008 елның 13 сентябре, шимбә
Кичә, 12 нче сентябрьдә, Бөтендөнья икътисади форумына (БИФ) нигез салучы һәм аның президенты Клаус Шваб Татарстан Республикасының идарәчелек һәм икътисади элитасы белән очрашты. Әңгәмә “түгәрәк өстәл” форматында Казан ратушасы бинасында үтте.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Шуны да искәртик: Клаус Шваб һәм Бөтендөнья икътисади форумы экспертларының кайберләре Казанга, Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча, ике көнлек визит белән 12 нче сентябрь көнне кичен килеп җиттеләр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры республика өчен әлеге визитны “тарихи вакыйга” дип атады һәм, “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны Шваб әфәнде белән таныштырып, аны чын мәгънәсендә эшче, сәяси һәм интеллектуаль лидерлар глобаль партнерлыгының заманча системасы архитекторларыннан берсе дип атады.
Татарстан Республикасының икътисади хәле һәм үсеш перспективалары турындагы доклад белән Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин чыгыш ясады. Ул Татарстанда төбәкне халыкара икътисади үзәккә әверелдерергә әзер булуларын билгеләп үтте. Республикада моның өчен кирәкле бөтен шартлар да бар: уңайлы географик урын, социаль һәм икътисади инфраструктура, җитди икътисади һәм интеллектуаль потенциал. Автомобиль төзелеше, нефть химиясе һәм агросәнәгать комплексы кебек тармакларның үсешенә республика аеруча күп көч куя. Марат Сафиуллин кече һәм урта эшмәкәрлекне, икътисадның кайбер өлкәләрен үстерү өчен барлык шартларны да тудыру буенча алып барылган эшне аерым билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, соңгы 5 ел эчендә республика, Россиянең икътисади яктан чагыштырмача алга киткән төбәкләре бишлегенә кереп, тулай төбәк продуктының уртача 7,5% ка үсүен күрсәтә. Әйтик, 2007 елда республикага, нигездә эшкәртә торган тармакларга, капитал салулар 1,7 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән. 2007 елда барлык капитал салу һәм кредитлар җәлеп итү 13,5 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән.
Марат Сафиуллин республиканың инновацион үсешкә юл алуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, 2010 елга кадәр инновацион тармакка 400 млн. АКШ доллары кертеләчәк (нигездә технопарклар, технополислар һ.б. үсешенә).
Башкалабыз Казанны мэр Илсур Метшин тәкъдир итте. Ул, яшенә һәм олы тарихына карамастан, Казанның яшь шәһәр булып калуын билгеләп үтте: биредә 35 югары уку йортында 150 мең студент белем ала.
Клаус Шваб, “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар каршында чыгыш ясап, Татарстанда ирешелгән икътисади алгарышка соклануын һәм республиканы “әле ялтыравыгы ачылып бетмәгән бриллиант” белән чагыштыруын әйтте. Аның сүзләренә караганда, республиканың икътисади һәм сәнәгый яктан алга китеше генә түгел, бәлки үсеш перспективалары да бар, чөнки инновация һәм яшьләрнең белеменә гаять зур әһәмият бирелә. “Киләчәк – нәкъ менә инновацион үсештә һәм аны белем потенциалын арттыру максатыннан куллануда, - диде Клаус Шваб, - нәкъ менә шул нәрсә белемнәрне яңа продукциягә әверелдерергә мөмкинлек бирә дә инде.
Шваб әфәнде сүзләренә караганда, республика төрле дини һәм этник төркемнәргә караган халыкның бергәләп эшләве һәм яшәве, бергәләшеп икътисади потенциал булдыруының матур үрнәге булып тора.
Ул республика җитәкчелегенең 2013 елдагы җәйге Универсиаданы үзендә кабул итү хокукы алуда яулаган җиңүен аерым билгеләп үтте.
“Татарстанга килүгә нәрсә этәргеч бирде?” дигән сорауга җавап биреп, Клаус Шваб Россиянең иң уңышка ирешкән төбәкләренең берсен күрергә һәм аңларга теләве турында әйтте.
“Бүгенге көндә дөнья хакимият үзәгенең милли хөкүмәтләрдән төбәкләргә таба күчүе белән характерлана, - диде ул. - Бу тенденция бөтен дөньяда күзәтелә. Мин Татарстанның интегральләшергә һәм Бөтендөнья икътисади форумы эшчәнлегенә катнашып китәргә тиешлеге турында хәбәр итүемә бик шат”.
Клаус Шваб Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Казанга килергә чакыруын югары бәяләве турында әйтте. Ул узган ел Татарстан Хөкүмәте башлыгының Давосс форумына килүе һәм моның Бөтендөнья икътисади форумы әгъзаларының төбәккә карата мөнәсәбәтен билгеләве турында искәртте.
“Визитның кыска булуына карамастан, без моннан сезнең дусларыгыз һәм партнерларыгыз буларак китәбез”, - дип кыскача йомгак ясады Клаус Шваб.
Бөтендөнья икътисади форумы Президенты “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларның углеводородлар базарындагы ситуациягә кагылышлы сорауларына җавап бирде, фонд базары үсеше һәм Россиянең якындагы биш ел эчендә үсеше турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Мәсәлән, Клаус Шваб сүзләренә караганда, 2009 ел дәвамында дөнья икътисады икътисади үсеш буенча акрынаю кичерәчәк, ләкин 2010 елдан башлап, күтәрелеш башланырга мөмкин. “Минем фаразлауларым буенча, 2010 елга без икътисад үсешен күрәчәкбез”, - диде ул. Бөтендөнья икътисади форумы Президенты шулай ук икътисад киләчәгенең кече һәм урта эшмәкәрлеккә кайтып калуы турындагы фикере белән уртаклашты, чөнки икътисадның бу секторы капитал кертүгә ныграк туры килә һәм тизрәк эшләнә.
Ул шулай ук Татарстан Республикасының проектларны хосусый-дәүләти партнерлык принципларына нигезләнеп кертү һәм үстерү теләген бәяләде. Клаус Шваб сүзләренә караганда, бу дөнья икътисадындагы перспектив юнәлешләрнең берсе.
Бүген Клаус Швабның Казандагы визиты кысаларында Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына баруы планлаштырылды. Анда ул студентлар алдында “Киләчәк чакыруы: дөнья җәмәгатьчелегенең җаваплылыгы” дигән лекция белән чыгыш ясады.
Бөтендөнья икътисади форумы Президенты Клаус Швабка “Казан университетының мактаулы докторы” дипломы тапшырылыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International