Зөя утрау-шәһәрендә император Павел I катеры күчермәсе куелды
2013 елның 12 июле, җомга
Бүген Зөя утрау-шәһәренең тарихи комплексы тагын бер уникаль объект – Россия императоры Павел I катерының төгәл күчермәсе белән тулыландырылды. Аның тантаналы ачылышында Татарстн Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясе Президенты Киңәшчесе Игорь Левитин катнашты.
Яңа истәлек яр буенда Зөянең елга вокзалы алдына куелган – XVIII йөз ахыры Казан Адмиралтействосының суднолар төзү үрнәге буларак тора. Ул унике ишкәкле катер, алгы өлешен алтын йөгертеп, уеп ясалган бөркет фигурасы бизи. Бу катер сакланып калган сызымнар һәм рәсемнәр буенча Игорь Левитин инициативасы белән яңадан булдырыла. Катерны ачу тантанасында Игорь Левитин аның символик характерын билгеләп үтте. “Бүген зур православие бәйрәме – Петр һәм Павел көне, император Павел I аның хөрмәтенә аталган була. Бу илебез тарихына тагын бер күпер”,-диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.