Бүген Казанда ВТБ Бердәм Лигасы чемпионаты буенча җирәбә салу узды. Чарада Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе, ВТБ Бердәм Лигасы президенты Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ВТБ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Василий Титов катнаштылар.
Чара Казан елгасының уң ярындагы Өеп ясалган утрауда узды. Вакыйга урыныннан Интернет челтәрендә туры трансляция булды (ВТБ Бердәм Лигасының рәсми сайтыннан www.vtb-league.com).
Сергей Иванов кабул итүче якка Казанда төп вакыйга - җәйге Универсиада 2013 ярышлары белән бер үк вакытта уздырыла торган ВТБ Бердәм лигасы Советы утырышын һәм ВТБ Бердәм Лигасы чемпионаты буенча җирәбә салуны яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул әлеге сезонда чемпионат форматы үзгәрми, анда 20 команда катнаша – плей-офф системасы буенча ике төркемдә унар команда, дип хәбәр итте. Сергей Иванов сүзләренчә, чемпионат бюджеты арттырылган, стартта 40 млн. сум билгеләнәчәк, бүләк фонды 100 млн. сум турнир нәтиҗәләре буенча бүленәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итүче як исеменнән җирәбә салуда катнашучыларны татар телендә сәламләде. Аннары ул ВТБ Бердәм Лигасы чаралары Казан тарихында җитди вакыйга булганын билгеләп үтте. Ул шулай ук җирәбә үткәрү урыны буларак Татарстан башкаласын сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов кунакларның җәйге Универсиада ярышларын карарга килүләренә ышануын белдерде һәм Россия җыелма командасы югары позицияләрне биләп ярышларда ныклы чыгышлар ясый дип искәртте.