Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Энгель Фәттаховны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы итеп билгеләү турындагы Указны имзалады.
“Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфасына кандидатны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы килештергәнчегә кадәр, Фәттахов Энгель Наваповичны, элек биләгән вазифасыннан азат итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы итеп билгеләргә”, -диелә документта.