Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков “Спорт тапшырулары”ның Татарстан белгечләренә таныклыклар тапшырды
2013 елның 15 июле, дүшәмбе
Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Спорт тапшырулары” автономияле коммерцияле булмаган оешманың (АКО) Татарстан хезмәткәрләренә квалификацияләрен күтәрү һәм телевидение җиһазлары белән эшләүгә рөхсәт таныклыклары тапшырды. Бу тантанада шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов һәм “Спорт тапшырулары” АКО генераль директоры Василий Кикнадзе катнашты.
“Спорт тапшырулары” АКО “Панорама” исеме астында эшли, ул 2009 елда зур спорт чараларын трансляцияләү өчен оештырыла. “Панорама”ның төп бурычлары – Сочидагы Олимпиаданың милли сигналын һәм Казандагы Универсиаданың халыкара сигналын булдыру.
Белгечләр әзерләү өчен компания махсус курслар оештырган. Кайбер белгечләр шул исәптән Казандагы Универсиадада стажировка узганнар. Бүген “Панорама”ның Татарстанлы 47 хезмәткәре ТР Премьер-министры Илдар Халиков кулыннан квалификациясен күтәрү турында таныклык алды.
“Бу таныклык сезгә иң заманча телевидение техникасы белән эшләү хокукын бирә”, - дип мөрәҗәгать итте Василий Кикнадзе курсларны тәмамлаучыларга.
Илдар Халиков үзенең чыгышында белдергәнчә, Казандагы Универсиаданың барышын яктыртуда Татарстанлылар гына түгел, бәлки Россиянең 20 төбәгеннән белгечләр катнашкан. “ Универсиаданы болай яктырту, үзебездәге һәм чит илдәге күп белгечләрнең бәясе буенча, кайчандыр булган Универсиадаларга караганда иң яхшысы. Һәм бу Василий Кикнадзе һәм аның командасының тырыш хезмәте, алар бу ике атналык сынауга 3 ел әзерләнделәр”.
Татарстан Президенты һәм үз исеменнән Илдар Халиков “Панорама” хезмәткәрләренә, аларның башкарган эшләре өчен, рәхмәт белдерде.
Үз чиратында Василий Кикнадзе Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, аның сүзләренчә, Республика Хөкүмәте ярдәменнән башка Универсиада ярышларын сыйфатлы итеп күрсәтү мөмкин булмас иде.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
20
декабрь, 2025 ел
Татарстанда социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт төгәлләнгән
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча гаять зур эш тәмамланган. Быел эш 34 республика, дәүләт һәм федераль программа кысаларында оештырылган. 2025 ел башыннан 15 млрд сумлык 713 объект ремонтланган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз