Илдар Халиков нәфис гимнастика буенча Универсиада чемпионнарын бүләкләде

2013 елның 15 июле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков Казандагы Бөтендөнья җәйге Универсиадада нәфис гимнастика буенча төркемле күп төр ярышларда җиңүчеләрне бүләкләде. Ярышлар һәм бүләкләү тантанасы Гимнастика үзәгендә булды.

Бүген Универсиадада нәфис гимнастика буенча шәхси күп төр ярышларда 73,466 балл нәтиҗәсе белән Россияле Маргарита Мамун җиңүче булды. Икенче Россияле Александра Меркулова аңардан 1,4 баллга калышты. “Бронза”га 70,650 балл нәтиҗәсе белән Украина спортчысы Анна Ризатдинова лаек булды.

Төркемле күп төр ярышларда шулай ук Россия җыелма командасына тиңнәр булмады. Анастасия Близнюк, Елена Романченко, Ольга Ильина, Анастасия Назаренко, Анастасия Максимова һәм Ксения Дудкина ике күнегүдә 35,100 балл җыйдылар. Икенче урынны 32,599 балл нәтиҗәсе белән Украина командасы алды, ә “бронза”ны 31,666 балл җыеп Япония спортчылары яулады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм ике тапкыр Олимпия чемпионы Евгения Канаева җиңүчеләргә медальләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International