ТР Шахмат федерациясе президенты, шахмат уены буенча үзенең күптәнге партнеры Геннадий Захаров белән бергә Минтимер Шәймиев турнирның ирләр арасында соңгы, хәлиткеч партиясен зур кызыксыну белән күзәтте. Филиппин шахматчысы Уэсли Со җиңде, аңа бүләкләү тантанасында Минтимер Шәймиев Универсиаданың алтын медален тапшырды. Көмеш һәм бронза медальләрне Әрмәнстаннан Завен Андриасян һәм Кытайдан Чао Б Ли алды.
Алтын медальне хатын-кызлар арасында шәхси зачетта Кытайдан Джао Ксю яулады, көмеш һәм бронза медальләргә аның ватандашлары – Ю Веньюн һәм Тан Шонгуй лаек булдылар.
Команда зачетында беренче урынны Кытай командасы, икенче урынны Россия шахматчылары, өченче урынны Польша командасы алды. Шахмат буенча ярышлар “Казан” ат спорты комплексында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.