Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Универсиада: 29 июнь-16 июль көннәрендә медицина ярдәме сораган 8 мең 698 мөрәҗәгать теркәлгән
2013 елның 16 июле, сишәмбе
Казанда уза торган Универсиада чорында – 29 июнь-16 июль көннәрендә, медицина ярдәме күрсәтүне сорап, 8698 кеше мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатьләрнең 5511е спорт объектларына, 2270е Универсиаданың Медицина үзәгенә туры килә.
Барлык мөрәҗәгатьләрнең 2758е ( 1806сы – спортчы) - чит ил гражданнары, 5940ы (145 спортчы) Россия гражданнары тарафыннан ясалган. Бу хакта бүген матбугат очрашуында ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, көннәрнең эссе торуы табибларны да, спортчыларны да мобилизацияләгән, әмма күрсәткечләргә йогынты ясый алмаган. “Без бик ныклап әзерләндек, белгечләрне кирәгеннән дә артык хәзерләп куйдык. Эссе вакытта марафон үткәрелгән башка чит илләрнең тәҗрибәсен өйрәндек”, - диде Айрат Фәррахов.
“Спортчыларга гына түгел, бәлки хезмәт күрсәтүчеләргә, иминлек һәм полиция хезмәткәрләренә дә җиңел булмады. Мөмкин булган барлык җирдә суга ирекле үтү юлы, кояштан саклану урыннары каралган, ачык төстәге киемнәр кияргә, су күп эчәргә киңәш ителде. Өстәмә туклану урыннары куелган иде”,-дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры. Аның сүзләренчә, бу чараларның барысы да, медицина ярдәме сораган мөрәҗәгатьләр күп булмасын өчен ярдәм итте.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
20
декабрь, 2025 ел
Татарстанда социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт төгәлләнгән
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча гаять зур эш тәмамланган. Быел эш 34 республика, дәүләт һәм федераль программа кысаларында оештырылган. 2025 ел башыннан 15 млрд сумлык 713 объект ремонтланган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз