Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин эш визиты белән Казанга килде

2013 елның 16 июле, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин Татарстан Республикасына эш визиты белән килде.

Халыкара аэропортта Сергей Нарышкинны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар каршы алды.

Килүгә үк Сергей Нарышкин Казан (Идел буе) федераль университетына китте, анда ул Россия тарих җәмгыятенең Казандагы вәкиллегенең (бүлекчәсенең) гамәлгә кую җыелышында катнашты (К(И)ФУ)ның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе).

Көннең икенче яртысында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасы кысаларында футбол, йөзү, волейбол буенча ярышлар караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International