Дмитрий Медведев Казанда Универсиада волонтерлары белән очрашты

2013 елның 17 июле, чәршәмбе

Казан шәһәрендәге 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасы волонтерлары белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев очрашты. Очрашу Уеннарның Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды, Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия спорт министры Виталий Мутко, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Универсиаданың ХМҮдә Россия Премьер-министрына Уеннар авылының макетын күрсәттеләр.Ул гомуми мәйданы 274 мең квадрат метр булган 30 корпустан тора, кампуста кибетләр, кафе, почта, банк, матурлык салоны, инфраструктураның башка элементлары бар. Авылның үзендә спортчылар өчен күп санлы спорт һәм мәдәни чаралар уза.

"Бу бөтен бер шәһәр, чып-чын кампус", - диде Дмитрий Медведев.

Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Универсиада музеенда булды. Экспозициядә Бөтендөнья студентлар уеннарының тарихына, Россия һәм совет спортчыларының шушы уеннардагы уңышларына, шулай ук Казан Универсиадасына әзерлек тарихына бәйле предметлар куелган.

Халыкара мәгълүмат үзәге фойесында Дмитрий Медведев Универсиада волонтерлары белән аралашты. Казанда Уеннарны уздыруга 40 функциональ юнәлеш буенча 20 мең ярдәмче җәлеп ителгән. 15 мең волонтер - мәктәп укучылары, Казан һәм Татарстан студентлары. Тагын 5 меңгә якын волонтер Россия Федерациясенең 35 регионыннан килгән. 120 волонтер – дөньяның 24 иленнән.

Бүген ХМҮдә яшьләр Хөкүмәт башлыгын “волонтерларның иң яхшы командасы” исеменнән сәламләде.

"Бездә иң яхшы волонтерлар командасы булуга мин шикләнмим дә. Безнең Универсиада иң яхшы булуына барысы да иниды инде, - диде Россия Федерациясе Премьер-министры, яшьләргә мөрәҗәгать итеп. - Булдырдыгыз, бик эйбәт эшләдегез. Бу Олимпиада алдыннан бик яхшы үрнәк".

Дмитрий Медведев волонтерлар белән истәлеккә фотога төште, аннан соң 2019 елгы XXVII Бөтендөнья кышкы универсиадасын уздыруга кандидат Красноярск шәһәре стендын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International