"Казанны Универсиада башкаласына әверелдергәннәрнең барысына да аерым рәхмәт. Ышанам ки, безнең кунаклар бу гүзәл шәһәрне мәңгегә яратып калдылар, - дип белдерде Д.Медведев. – Универсиада тәмамланганнан соң монда яңа юллар, метро станцияләре һәм, билгеле инде, спорт объектлары калалчак, аларга йлкәннәр дә, балалар да йөриячәк. Яңа чемпионнар тәрбияләнәчәк спорт объектлары ул. Шунысы бик мөһим, бу спорт объектларына сәламәтлекләре чикләнгәннәр дә йөри алачак, аларның барысында да каршылыксыз керү урыннары эшләнгән".
"Бүген бу стадионда меңләгән волонтерлар. Нәкъ менә сез спортчыларның да, җан атарларның да Казанда булуын уңайлы иттегез. Сезнең кунакчыллыгыгыз, киң күңеллелелегез, дустанә мөнәсәбәтегез бу көннәрдә Казанда булганнарның хәтеренә уелып калачак", - дип мөрәҗәгать итте Россия Премьер-министры волонтерларга.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.