Татарстан Президенты "Кока-Кола" компаниясе башлыгы белән очрашты

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия, Украина һәм Белоруссиядә "Кока-Кола" компаниясенең президенты Зоран Вучинич белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортындагы очрашуда ТР Президентының икъдисадый мәсьәләләр буенча Айрат Хәйруллин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Азат Шәрәпов катнаштылар.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Зоран Вучинич һәм, Казандагы Бөтендөнья җәйге универсиадасының генеральпартнеры буларак,"Кока-Кола" компаниясенә Рустам студент Уеннарына әзерләнү һәм уздыруда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул Зоран Вучиничка ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International