Татарстан Президенты Универсиада хакында: “Бу эштә кызыксынмаган кешеләр булмады”

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бүгенге торак-коммуналь хуҗалыгы буенча традицион киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов оештыручыларга, республика халкына, Казанда Универсиаданы оештырырга һәм уздырырга ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт сүзләреннән башлады.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, вакыйгага җаваплы караган оешкан команда һәм халык ярдәме белән Казанда Универсиада узды, барлык планлаштырылган нәрсәләр чынга ашты. Республика Президенты хәбәр иткәнчә, Универсиада 2013 оештыруда актив катнашканнарны бүләкләү чаралары уйланылачак.

“Бу эштә кызыксынмаган кешеләр булмады. Барлык районнар, шәһәрләр актив ярдәм итте, безнең белән бергә борчылды, куанды”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

“Без әлеге бурычны үтәдек”, - диде Рөстәм Миңнеханов. “Һәр субъект мондый бурычны – бер үк вакытта төзүне, әзерләүне, кабул итүне, уздыруны - үти алмый, дип ышанам. Бу безнең республиканың потенциалы бик зур дигәнне аңлата”, - дип билгеләде ул. Шулай ук республика башлыгы Татарстанның һәм Казанның Универсиада ярдәмендә алган уңай имиджын билгеләде, һәм яңартылган башкала – “безнең казанышыбыз”, диде.

Шул ук вакытта Р.Миңнеханов ассызыклаганча, алынган югары планканы сакларга кирәк. Милек комплексы буенча мәсьәләләр тагын бер мөһим момент булып тора. “Милекне, файда китерсен өчен, дөрес билгеләргә кирәк”, - диде ул, республика җитәкчелеге планында милекнең һәм җиһазларның бер өлешен районнарга бирү торганлыгын әйтте.

Барысы да тигез генә бармады. “Җитешсез яклар да булды, моны да хәл итәргә кирәк. Билет программасы - әлбәттә, бу безнең зур кимчелек, бик тиз һәм оператив рәвештә чаралар күрелсә дә”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм җитешсезлекләрне анализларга, билгеле бер нәтиҗәләр ясарга кирәклеген әйтте.

Нәтиҗәләр ясап, ТР Президенты: “Барысы да әлеге вакыйгага җаваплы карады. Россия Президенты да, РФ Премьер-министры да югары бәя бирделәр. Бу безнең уртак эш. Бу безнең республиканың статусы, без үзенчәлегебезне, шул ук вакытта РФ куәтен, Татарстанны, монда кешеләрнең ничек яшәүләрен, дустанә мөнәсәбәтне күрсәттек... Халыкка зур рәхмәт сүзләре”, - дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International