Рөстәм Миңнеханов ягу сезонына тәэмин итүчеләр алдында булган бурычларны хәл итәргә кушты

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ягу сезонына тәэмин итүчеләр алдында булган бурычларны хәл итәргә кушты. Бүген торак-коммуналь хуҗалыгы буенча традицион киңәшмәдә торак фондын 2013/2014 еллар ягу чорына әзерләү барышы турында сөйләштеләр.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 11 нче июльдә министрлыкта ягу чорына әзерлек буенча үткән видеоконференциядә муниципаль берәмлекләргә торак фондын 2013/2014 еллар ягу чорына әзерләү барышы турында мәгълүматны “Торак фонды мониторингы” мәгълүмат-аналитика системасына кертү йөкләнде.

Республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 17 нче июльгә булган мәгълүмат буенча, әлеге системага 6383 йортта юдыру актлары, 6307 йортта опрессовка ясау актлары, 2500 йортның әзерлек паспорты кертелгән.

17 нче июльгә 3600 мәгариф объектының 2198е әзер (61 процент), 1588 сәламәтлек саклау объектының 935е әзер (59 процент), 1988 мәдәният объектының 1331 объекты әзер (67 процент).

2652 котельныйның 1866сы әзерләнгән (70 процент), 2943,3 км җылылык челтәренең - 2052,9 км (69,7 процент).

“Газлаштыру фонды тарафыннан 3548 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү буенча эш алып барыла. 1084 фатирда (31 процент) фатир эчендәге газ, җылылык системалары һәм газ җиһазлары монтажланган”, - диде ул. Республика бюджетыннан авария-техника запасын тулыландыруга 80,4 млн. сум бүлеп бирелгән.

Ирек Фәйзуллин мәгълүматы буенча, республикада мөмкин булган аварияләрне һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен, “Татлизинг” ААҖ 10 склад ясаган, шул исәптән, 6 зональ, анда 142 автоном дизель генераторы урнаштырылган. Хәзерге вакытта аларны әзерләү һәм техник хезмәт күрсәтү бара.

Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллануны тәэмин итү идарәсе мәгълүматы буенча, ТРда резерв ягулык запасы булдырылган: сыек - 200,5 мең т, ташкүмер - 57,6 мең т.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, “11 нче июльгә без “Газпроммежрегионгаз Казань” оешмасына 450 млн. сум тиеш, аннан ягулык белән тәэмин итүче предприятиеләргә - 328 млн., торак-коммуналь хуҗалыгының күппрофильле предприятиеләренә - 102 млн. сум”.

“Без мондый күрсәткечләр белән газны тоташтыра алмыйбыз. Бурычны каплар өчен, мәсьәләне чишү юлларын эзләргә һәм табарга кирәк”, - диде Ирек Фәйзуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International