Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
10 “УАЗ” автомобиле ТР Хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану һәм саклау идарәсенә тапшырылды
2013 елның 19 июле, җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе каршында, районара инспекцияләргә өр-яңа 10 “УАЗ” автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Хөкүмәт башлыгы билгеләп узганча, урманнарны, хайваннар, тереклек, үсемлекләр дөньясын саклау – идарәнең, шулай ук Экология һәм табигый ресурслар, Урман хуҗалыгы министрлыкларының төп бурычы. “Идарәнең яхшы эш нәтиҗәләрен күрәбез. Ул административ җәзалар санында гына түгел, иң беренче чиратта, республика урманнарында хайваннарның баш саны артуында чагылыш таба.
Татарстан Президенты да идарәгә җитди мөнәсәбәттә, чөнки ул сезнең хезмәтегезнең асылын, аның катлаулылыгын, куркыныч булуын да аңлый. Президентның, штатны арттыру һәм өстәмә техника белән тәэмин итү турындагы карары – шуның ачык дәлиле”, - ди Илдар Халиков.
“Мин, профессиональ затлар кулына килеп эләккән шушы техниканың, Татарстанның экологиясе һәм хайваннар дөньясын саклау өчен тагын да күбрәк файда китерүен телим”, - ди ул.
Бүген Нурлат, Теләче, Азнакай, Бөгелмә, Лаеш, Тукай, Спасс, Мамадыш, Тәтеш, Чирмешән районнары бүлекләре яңа автомобильгә хуҗа булдылар.
Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе башлыгы Дмитрий Иванов журналистларга хәбәр иткәнчә, 1,5 ел эчендә автомобильләр паркы тулысынча диярлек яңартылган, 26 машина кайтарылган. Лениногорски бүлеген якын киләчәктә шулай ук яңа автомобиль белән тәэмин итү ниятләнә. Моннан тыш, тиздән 20 кардан йөрү машинасын алу ниятләнә, кышкы вакытта хезмәткәрләр шушы техникада хәрәкәтләнә.
Идарә башлыгы браконьерлык очракларының артуын ассызыклап үтте. Ул билгеләп узганча, браконьерлык фактлары буенча узган елда 233 административ, 9 җинаять эше кузгатылган. Быел беренче яртыеллыкта 160 административ эш ачылган, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу күбрәк, былтыр беренче алты ай эчендә 100 административ беркетмә төзелгән булган.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз