Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Чистай районында булды
2013 елның 19 июле, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Чистай районының “Чистай” индустриаль паркында, иген кырлары һәм элеваторда булды. Республика Хөкүмәте башлыгын Татарстанның вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
“Чистай” индустриаль паркында Илдар Халиков парк мәйданы үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Татарстан Хөкүмәт рәисе билгеләвенчә, индустриаль парк үсешендә алга китеш бар. “Без беренче проектның ничек гамәлгә керүен күрәбез, тагын бер резидент бар инде. Ләкин безнең өчен проектның активрак гамәлгә керүе мөһим”,-дип ассызыклады ул, киңәшмәне ачканда.
Район иген кырларының берсендә Илдар Халиков хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты. Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, язгы чәчүлекләр бөтен Татарстан буенча корылыктан шактый зыян күрде, шуның белән бергә 1,6 млн га бөртекле ашлык чәчүлекләренең гомуми мәйданыннан барлыгы 500 мең га мәйданда уҗым чәчелгән. “Бүгенге көннең бурычы – булган уңышны сыйфатлы итеп җыеп алу. Һәр ел саен без урып-җыю вакытында 1 га дан 3 ц югалтабыз, быел болай эшләү ярамый!”,-дип белдерде ул.
Районда бөртекле ашлык чәчүлекләренең мәйданы 51,5 мең га тәшкил итә, шуларның 14 мең га уҗым. Көзге игеннәрне җыю ике көн элек башланган, хәзергә уңыш 1 га дан 21 ц тәшкил итә. “Язгы игеннәр буенча хәл катлаулырак, әлегә күпмегә икәнен әйтүе иртәрәк”,-дип хәбәр итте Чистай район башлыгы Илдүс Әхмәтҗанов.
Чистай элеваторында Илдар Халиков яңа уңышның беренче игеннәрен кабул итү тантанасында катнашты. Ул игенчеләрне бу вакыйга белән котлады. “ Күпме генә еллар узса да, теләсә кайсы халык өчен бу көн бик мөһим. Бу бәйрәмнең әһәмиятлелеге еллар узу белән кимергә тиеш түгел”,-дип ышана Илдар Халиков.
“Бу зур булмаган, ләкин бөтен республика өчен гадәттән тыш мөһим булган вакытны без тәртипле узуны телим, көз көне без республиканың иген белән тәэмин ителүен аңларлык булсын, һәрбер Татарстанлының өстәлендә икмәк булуын телим”,-дип мөрәҗәгать итте игенчеләргә Илдар Халиков.
Ул шулай ук элеваторда булып, аның бөртекле ашлыкны кабул итүенә һәм эшкәртүенә әзер икәненә ышанды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз