Рөстәм Миңниханов Барселонада 22@ инновацион районында булды

2013 елның 19 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Барселонада 22@ инновацион районында булды.

Инновацион район Сан Марти районындагы элеккеге “Побленоу” сәнәгать зонасында урнашкан. максаты - “Побленоу”ны Барселонаның технологик һәм инновацион районына әверелдерү, шулай ук торак һәм ял итү корылмалары санын арттыру. Район әлегә кадәр үсеш процессында.

22@ проектының кыскача презентациясе белән Барселонаның элеккеге архитекторы Хосе Асебильо чыгыш ясады, ул аны төзүдә турыдан-туры катнашкан.

2000 елдан алып инновацион район территориясендә 4,5 меңнән артык яңа компания барлыкка килгән. шулардан яртысыннан артыгы – яңа компанияләр, калганнары Барселонаның башка районнарыннан күчкәннәр. Компанияләрнең өчтән бере фән сыйдырышлы.

22@ территориясендә ун университет үзәге урнашкан. Примерное количество рабочего 22@ районының эшче персоналы саны якынча 90 мең кеше дип санала (штаттан тыш хезмәткәрләр саналмый). Проект әлегә кадәр актив рәвештә үсә. Ул тәмамланган мизгелгә монда 4 млн. кв. м. мәйданчыклар булачак, аларның төп өлеше җитештерү белән кызыксынса, калганнары – торак төзелеше һәм сервиста.

22@ районы тәҗрибәсе Барселонаның башка районнарында да кулланыла һәм Рио-де-Жанейро, Бостон, Стамбул һәм Кейптаун кебек шәһәрләр өчен шәһәр, икътисадый, социаль трансформация эталоны булып тора.

Хосе Асебильо сүзләренчә, башта Барселонаның бу өлешен сәнәгатькә генә нигезләнгән районнан белемнәр һәм инновацияләр өстенлек итә торган районга әйләндерү күз алдында тотылган. Моннан тыш, 22@ 2000 елларда башланган шәһәр тирәлеген торгызу буенча эре Европа программасының бер өлеше була. Район урамнары заманча канализация системалары, калдыкларны сайлаулы пневматик чыгару, үзәкләштерелгән җылылык һәм суындыру системасы һәм башкалар белән тәэмин ителгән. Район “акыллы шәһәр” дип аталучы күп мөмкинлекләрдән фадалана.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Барселонаның Халыкара Конгресс Үзәгендә (Centre Convencions Internacional Barselona – CCIB), Барселонаның Медиа үзәгендә, 22@ районында урнашкан башка объектларда булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International