Рөстәм Миңнеханов Татарстан спортчылары – 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы медалистлары белән очрашты

2013 елның 22 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган Татарстан спортчылары – 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы медалистлары белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган Татарстан спортчылары Универсиадада төрле дәрәҗәдәге өч дистәдән артык медаль яуладылар. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов спортчыларга бик яхшы чыгыш ясаулары һәм ярышларга әйбәт әзерләнүләре өчен рәхмәт белдерде. Рәхмәт сүзләрен шулай ук 2013 елгы Универсиадага медалистлар әзерләгән тренерлар составына да җиткерде. Аның сүзләренчә, спортчыларның югары казанышлары үсеп килүче буынга үрнәк булырга мөмкин.

Белешмә өчен:
Барысы Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасында 351 комплект бүләкләүләр уйналган. Россия җыелма командасы 27 спорт төре буенча ярышларда чыгыш ясаган, 292 медаль яулап алган, шулардан 155 алтын, 75 көмеш, 62 бронза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International