Россия квант үзәгенең Попечительләр советы рәисе Сергей Белоусов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда физика профессоры, Гарвард Университетының Квант оптикасы үзәге директоры Михаил Лукин, немец физигы, 2001 нче елда физика буенча Нобель премиясе лауреаты Вольфганг Кеттерле, Россия квант үзәге директоры Руслан Юнысов һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка Россия квант үзәге эшчәнлеге, структура алдында торган бурычлар турында кыскача сөйләделәр.
Яклар Казанда Россия квант үзәгенең берничә лабораториясен булдыру мөмкинлеге турында сөйләштеләр. Фәнни лабораторияләр урнашу мәйданчыгы буларак Казандагы нанотехнология үзәге һәм КФУ карала. Россия квант үзәге эгидасында булдырылган эксперименталь лабораторияләр Казанга дөньяда танылган галимнәрне чакырырга, ачык фәнни эшчәнлек алып барырга мөмкинлек бирәчәк дип планлаштырыла.
К(П)ФУ ректоры Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, мондый лабораторияләр ачу өчен, башлангыч бар, фәнни эзләнүләр алып барыла. Квант хәтере лабораториясе, квант исәпләүләре лабораториясе, квант технологияләре өчен яңа материаллар лабораториясе ачылырга мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов Казанда лаборатория ачу идеясен уңай бәяләде. Ул якындагы ике атнада проектның оештыру-хокукый формасын, КФУ һәм нанотехнология үзәгенең бурычларын, лабораторияләр санын һәм аларның бюджетын билгеләргә тәкъдим итте.
Очрашу барышында 2014 нче елда Квант технологияләре буенча чираттагы халыкара конференцияне Казанда оештыру тәкъдиме яңгырады. Конференция кысаларында традицион рәвештә Яшь галимнәр мәктәбе уза, аны Казан мәйданчыгында уздыру турында да карар кабул ителде.
Белешмә өчен:
Россия квант үзәге эшчәнлеге турында тулырак мәгъүмат – http://rqc.ru/ рәсми сайтта.