Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевны юбилее белән котлады

2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә РФдә ТР Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хәрби фәннәр академиясе президенты, армия генералы, тарих һәм хәрби фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәев белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевны юбилее белән котлады - 23 июль көнне аңа 90 яшь тулды. Татарстан Президенты Мәхмүт Гәрәевка ныклы сәламәтлек һәм рухи күтәренкелек теләде, Ватанына хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов легендар хәрби хезмәткәргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыга Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасына багышланган истәлекле тәңкәләр бүләк итте.

Мәхмүт Гәрәев - 250дән артык фәнни һәм публицистик хезмәтләр авторы, аның катнашында күп санлы Бөек Ватан сугышына багышланган хезмәтләр чыкты. Бүген Мәхмүт Әхмәт улы үзенең "Хәрби язучы буларак Константин Симонов" ("Константин Симонов как военный писатель") китабын Рөстәм Миңнехановка бүләк итте. 

Очрашуда шулай ук РФдә ТР Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Мәхмүт Гәрәев улы - армия генерал-майоры Тимур Гәрәев катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International