Бүген ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин массакүләм матбугат чаралары өчен рәсми белдерү ясады.
“ТР Президенты матбугат хезмәтенә ТР Президенты Аппараты составында мөмкин булган үзгәрешләр, Президент һәм Министрлар Кабинеты Аппаратларының берләштерелү ихтималы, ТР Президентына Башкарма хакимиятнең өстәмә функцияләрен йөкләү мөмкинлеге турында мөрәҗәгатьләрнең ешаюы сәбәпле, рәсми рәвештә белдерәм: дәүләт хакимияте органнары структурасында үзгәрешләр көтелми, ул гына да түгел – Татарстан Республикасы хакимият органнарында әлеге мәсьәләләр каралмады да. Барлык вазифаи затлар үз эш урыннарында яисә график буенча җәйге ялда, барлык министрлык һәм ведомстволарның эшчәнлеге штат режимында алып барыла”, - диелә ТР Президенты белдерүдә.
ММЧна мөрәҗәгать итеп, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин кадрлар үзгәреше темасына спекуляция белән шөгыльләнмәскә чакыра.