Татарстан Республикасы Президенты шулай ук "Южный". Агросәнәгать паркында булды. Анда ул сәүдә рәтләрен карап чыкты, сатучылар белән сөйләште һәм парк җитәкчелегенә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып кына калмыйча, аны эшкәртүгә дә игътибар итәргә тәкъдим итте.
Автоград урамнары буйлап йөргәндә Рөстәм Миңнеханов Минниханов заявил о необходимости ямочного ремонта на многих юлларга чокыр ремонты ясарга кушты. Таләп ителә торган ремонт күләмен билгеләргә кирәк, диде һәм шәһәргә акча бүлеп бирергә вәгъдә итте.
Азатлык мәйданында республика Президентына Татар драма театры бинасын төзү проектын тәкъдим иттеләр. Чаллы мэры Васил Шәйхразиев сүзләренчә, шәһәр администрациясе белән янәшә театр төзү Автоградның башлангыч планында ук булган. Шәһәр җитәкчелеге 8500 квадрат метр мәйданда 400 урынлык залы булган һәм 450 млн сумга төшүче театр бинасын төзүне тәкъдим итә.
Рөстәм Миңнеханов шәһәр мэриясенә театр хакын киметү өчен әзер проект табарга тәкъдим итте.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.