Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ"ның яңа эшләнмәләре белән танышты
2013 елның 26 июле, җомга
Металл эшкәртү өчен яңа лазер станокларын, шулай ук граждан һәм хәрби билгеләнештәге модельләрне бүген Чаллыга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәттеләр.
Пресс-рама заводында Татарстан Республикасы Президенты металл эшкәртү өчен яңа лазер станоклары белән танышты. Инженерлар сүзләренчә, лазерларны гамәлгә кертү "КАМАЗ"га 174 миллион сумга төште, ә ел ярым эчендә аларны куллану 320 миллион сумнан артыграк экономия бирде. Металл куллану коэффициенты 55%тан 75%ка кадәр артты.
Мәйданчыкта "КАМАЗ"ның фәнни-техник үзәкләре белән янәшә Рөстәм Миңнеханов "хәрби" гаиләдән булган "Тайфун" яңа машинасында рульгә утырды, ул ике шундый машинаны йөретеп карады. Кыска тест-драйвтан соң Татарстан Республикасы Президенты броневикларның йөреш сыйфатын югары бәяләде.
ФТҮ бинасында Рөстәм Миңнехановка яңа дүрт күчәрле йөк машинасы күрсәттеләр, аның тулы массасы 80 тоннага җитәргә мөмкин. Гибрид көч җайланмасы да - перспектив эшләнмә, ул арткы көпчәкләрне хәрәкәткә китерә торган эчке янулы традицион двигательдән һәм бәйсез элмәдәге алгы көпчәкләргә урнаштырылган электр двигателеннән тора, установленные на передних колесах на новой независимой подвеске. Инженерлар сүзләренчә, гибрид көч җайланмасы ягулыкны 20-25%ка экономияли һәм суммар максималь куәтне эчке янулы “чиста” двигатель белән чагыштырганда 20%ка арттыра.
"КАМАЗ"ның гендиректоры Сергей Когогин Татарстан Президентына полигоны һәм сынау треклары булган автомобиль үзәге проектын тәкъдим итте. Аннары Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-Мастер" командасы базасына юнәлде, анда Татарстанның иң уңышлы ярышлар коллективының 25 еллыгын бәйрәм итүдә катнашты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз