Марат Әхмәтов: “Быел без авыл хуҗалыгы продукциясен 40 млрд. сумга кимрәк алачакбыз”

2013 елның 30 июле, сишәмбе
Татарстан быел авыл хуҗалыгы продукциясен 40 млрд. сумга кимрәк алачак. Моннан тыш, корылык аркасында юкка чыккан чәчүлекләр буенча югалту 3 млрд.сум тәшкил итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында булган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

“2013 елны без, иген уңган ел булыр, дип уйлаган идек, ләкин начар һава шартлары аркасында без теләгәнчә булмады”,- диде министр. Шул сәбәпле товар җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме турында ул җентекләп тукталды. Барысыннан да бигрәк, уңышны җыеп алу өчен ягулык 26 сум урынына, 23 сумнан җибәрелә. Ягулык күләме көзге чәчүне башкару өчен дә җитәргә тиеш, дип ышандырды Марат Әхмәтов.

Министр белдерүенчә, 460 млн. сум күләмендә федераль бюджеттан ярдәм көтелә. Моннан тыш, Мәскәү Татарстанның сөт җитештерүчеләренә 212 млн. сум түләячәк. Терлек азыгы кыйммәтләнү сәбәпле федераль бюджет Татарстанга 413 млн. сум бирәчәк. Элек алынган кредитларны түләү өчен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы субсидия рәвешендә 1,6 млрд. сум түләячәк. Республика товар җитештерүчеләре ташламалы минераль ашлама сатып алу өчен якынча 800 млн. сум алачак, аның бер өлеше инде көзге чәчү вакытында кулланылачак.

Шушы көннәрдә Татарстан Мәскәүдән башлангыч фермерлар өчен финанслау шартларында 208 млн. сум субсидия алачак.

Моннан тыш, ТР машина-трактор паркын киңкүләмле яңарту һәм җиһазлау вакытында аерым файда алачак: авыл хуҗалыгы техникасы 40x60 шартларында сатып алыначак.

Марат Әхмәтовның ышандыруынча, Татарстанның товар җитештерүчеләре федераль бюджеттан 6,6 млрд. сум, төбәк казнасыннан 5,5 млрд. сум алачак.

“Гомумән компенсация күләме 13 млрд. сум тәшкил итәчәк”, - дип йомгаклады Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International