Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигать ресурслары министры урынбасары - Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы Җитәкчесе Валерий Пак белән очрашты

2013 елның 2 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигать ресурслары министры урынбасары - Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы Җитәкчесе Валерий Пак белән очрашты. Очрашу республика Хөкүмәте Йортында узды, анда Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Морозов, Россия геология җәмгыяте президентыВиктор Орлов, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча идарә начальнигы Равил Мотыйгуллин, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында катнашучылар җир асты байлыкларын куллану мәсьәләләрен һәм әлеге өлкәдә эшнең перспективалары турында сөйләштеләр.

Очрашудан соң Валерий Пак һәм Рөстәм Миңнеханов Казанда яшь геологларның IX Бөтенроссия басу олимпиадасын ачу тантанасында катнашачаклар дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International